Як көннәренә һәм киләсе атна башына һава торышын фаразладылар
20.08.2026 17:10
Опубликовано в
Персонально
Татарстанда янә тотрыксыз һава торышы урнаша. Шимбә, 22 августта, һава +21...+26 градуска кадәр җылыначак.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе, 23 августта, янә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градусны күрсәтәчәк. Төнлә явым-төшем фаразланмый, әмма шактый суыта: температура +8...+13 чикләрендә тирбәләчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, 24 һәм 25 августта Татарстан халкын янә кыска вакытлы яңгырлар көтә. Көндезге сәгатьләрдә һава +21...+27 градуска кадәр җылыначак.