ТОП новости

Теги

«Татар радиосы»на - 25: тегүче Фирдүс Тямаев, «авыр люкс» җырчы һәм йоклаучы Асадуллин

20.08.2026 15:01
Опубликовано в В мире

«Татар радиосы»на — 25: тегүче Фирдүс Тямаев, «авыр люкс» җырчы һәм йоклаучы Асадуллин

Кичә Пирамида концертлар залында «Татар радиосы» 25 яшьлек юбилее уңаеннан җырчыларга премия тапшырды.

Концерт җиденче яртыда гына башланасы булса да, мин сәгать өчкә Пирамида янына бардым, чөнки шул вакытта эстрада йолдызлары кызыл келәмнән узарга тиеш иде. Кинолардан күрергә ияләнгән «русча» кызыл келәм белән «татарча» келәм аерыла икән, монда ул, гомумән, ал төстә булды. Җырчылар келәм буйлап барганда, ике яктан тамашачылар тезелеп баскан булыр һәм аларны алкышларга күмәрләр, дип уйлаган идём. Ә бу кызыл келәм күбрәк контент өчен булды, ахры, видеографлар төшерде, алып баручылар сораштырды һәм бетте.

Җырчылар икәүләп килде. Мисал өчен, Ильмира Нәгыймова һәм Фирдүс Тямаев мотоциклда килде, Раяз Фасыйхов – Гөлназ Асаева, Рифат Зарипов – Данир Сабиров, Ринат – Динара Рахматуллиннар һәм башкалар алай кыланып тормады, машинада гына килеп туктады. Дөресен генә әйткәндә, сабырлыгым җитмәде, ахырга кадәр барлык җырчыларны көтеп тормадым.

Гел диярлек, мондый зур концертлар башланганчы, сәхнәдә экранда реклама күрсәтелә. Монда да шулай булды, күп кенә иганәчеләр белән беррәттән, экранда Ильмира Нәгыймованың «дусты» – милли орнаментлы киемнәр җитештерүче Илүзә дә күренде. Җырчыларга бүләкләрне алып чыгып торучы кызлар да аның костюмнарын кигән иде, бу «бартер» дип атала инде.

«Татар радиосы» программаны кызык ясаган, янәсе диджейлар радио эшли генә башлаган вакытка – 2001 елга кайта. Ул вакытта әле Зөлфәт Зиннуров та җитәкче түгел. Ә аннары алып баручылар икегә бүленде, бер төркем хәзерге вакытта, ә икенчесе үткәндә калды. Киләчәктән Зөлфәт Зиннуровка «Ак Барс чемпион», «Халкым минем», «Тукта, конвой» җырларын гына чыгар, калганнарына акча да бетермә, дип тә «төрттерделәр» әле.

Концертта төрле елларда популяр булган җырлар яңгырады, бәлки, шуңа да чара бер сулышта үткәндер, чөнки барлык композицияләр дә халыкка таныш иде, «Кайчан бетә инде бу концерт», – дип утыручылар булмагандыр дип уйлыйм.

Концертта беренче булып «Каеннар арасында» җыры белән Рәсим Низамов чыгыш ясады. 2001 елда чыккан җыр әле дә популяр бит. Аннары 2010 елгы «Гомер үтә» җыры белән Ильмира Нәгыймова, 2014 елгы «Син кояшым, син аем» җыры белән Данир Сабиров һәм башкалар сәхнәгә бер-бер артлы чыга барды. Нәгыймова хәзер Тямаев белән эшли башлагангамы, аның музыкантларын да «үзләштергән» иде, Даниф Сафиуллин аның янында бик әйбәт итеп гармун тартты. Һәр чыккан җырчы «Татар радиосы»н юбилее белән котлады, аңа җырчы һәм тамашачы арасында күпер булдыруы өчен рәхмәт әйтте.

Миңа билет сәхнә кырыенды эләккән иде, җырчыларның «профиле»н генә күрдем. Тик шунысына иътибар иттем, концертның беренче өлешендә җырлаган җырчылардан тик Сиринә Зәйнетдинова гына сәхнәне тулысынча «тотты», безнең якка да килеп җырлады. Бөтен залга хөрмәт белән карау дип аталадыр бу.

Татар эстрадасының «авыр люксы» Зөһрә Шәрифуллина «Бер вакыт кына» җырын башкарды. «Тамашачым, илле елга якын мине сәхнәдә җырлатканыгыз, җырларымны күтәреп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу бүләкләр – сезнеке дә», – дип рәхмәт әйтте ул.

Мин бу концертта Раил Арслановны («Хижина музыканта») күрермен дип уйламаган да идём. Өч ел элек татар телендә җырлый башлаган икән, шул вакыттан бирле радио белән дус.

Миңа калса, халык белән иң ихлас, барысын да ничек бар шулай сөйләүче ул – Ринат Рахматуллин, үз гаебен дә таный, әллә кем булып та йөрми.

«Тормышта төрле юллар үттем, кайвакыт Сират күперләре узган кебек тә булдым. Минем юлларымны яручы, минем планнарымны бозучы, минем әнкәйне кайгы-хәсрәткә салучы кешене эзләдем. Ул мине бу тормыштан юкка чыгарырга тырышты, юкка чыгарды, дип әйтсәм дә, ялгышмам, дуслар. Мин ул кешене таптым, ул – мин үзем Ринат Рахматуллин. Шул юлларны үтеп кенә, мин бүгенге тормышыма килеп җиттем, бүгенге тормышыма рәхмәтлемен. «Татар радиосы»на, тугры тамашачыма рәхмәт», – диде ул «Тукта, яңгыр»ын җырлаганнан соң.

Шундый матур концертны фонограмма белән бозучы җырчылар да булды инде. Исемләп язып тормыйм, әмма халыкны «юләр» дип уйларга кирәкмәс, без бит чукрак түгел. «Татар радиосы» премиясендә бер җырны тере тавышка җырлый алмагач, үз концертларында фонограмма булмавына ничек ышанып булсын…

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның үзенең легендар «Син минем җанымның яртысы»н җырлады. Чыгышыннан соң, иң беренче Фирдус Тямаевка рәхмәт әйтте. Сәхнәгә чыгар алдыннан гына киеменең төмәйсе төшкән булган икән, Тямаев шуны үз куллары белән тегеп куйган.

Сәхнәдә иң озагы кем торды дип уйлыйсыз? Җавап бирәм, Рөстәм Асадуллин. Бер җыр чыгарып, популярлык казанган җырчы «Яшьлегем»не музыкага башкарды, ә аннары музыкасых гына тагын бер куплет «бәрде». Бер ханым үзенә чәчәк тә бүләк итте әле!

«Рөстәм Асадуллин кызык инде. Сәхнәдә йоклап китәр алдыннан, кинәт кенә җырларга кирәк икәнен искә төшерә дә, сискәнеп китә – җырлый башлый!» – дип шаяртты аның турында алып баручылар.

Әле дә буйдак Марат Яруллин сәхнәдә ике «Шомырт, сирин, алмагач» һәм «Ал гөлләрем» җырларын башкарды. Хәзер чәче дә башкача икән, бераз симереп тә киткәнме шунда – картрак күренә башлаган. Алай да сикерә-сикерә бии әле, биючеләрен дә уздыра. Аңа алкышлар әллә ни каты булды, димәс идём. Башка җырчыларны җылырак кабул иттеләр.

Концертны Фирдүс Тямаев «йомгаклады». Беренче эшләпә һәм плащ киеп, «Гомер үтә»не җырлады. Ә аннары төркеме белән «Пирамида»ны кыздырды – «Тала-тала», «Сайра, сандугач»ны башкарды. «Биемәсәгез, күкәем шиңә», – дип тә өстәде әле. Гадәттә, Тямайның «биик» дигәненнән соң, бөтен зал торып басып бии башлый. Бу юлы алай ук булмады, бәлки, залда күбрәк олы яшьтәге кешеләр булгангадыр, ә, бәлки, «шиңсен» дип уйлаганнардыр.

Концертта тамашачылар арасында шәп бүләкләр – сәламәтлек, матурлык салоннарына сертификатлар, «мунча-бочка», аэрогриль, айфон һәм башкаларны уйнаттылар. Моның өчен концерт башланганчы, «барабан»га номерыңны һәм исемеңне язган кәгаь кисәге салырга кирәк иде.

Юбилей бәйрәм торты һәм яңа «Татар радиосы» гимнын башкару белән тәмамланды. Озак булды, әйбәт булды. «Татар радиосы»ның юбилейлары әле тагын бик күп булсын!

var SVG_ICONS = ' ';