Быел Татарстанда 50 меңгә якын кеше ГТО значогы алган
26.08.2026 09:38
Опубликовано в
В мире
Татарстанда 50 меңгә якын кеше ярты ел эчендә алтын, көмеш һәм бронза значокларга ГТО нормативларын тапшырган.
ТР буенча ГТО төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Артур Сабитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Татарстанда ГТО комплексында инде миллионнан артык кеше теркәлгән. 700 меңнән артык кеше нормативларны үтәргә кереште», – диде Сабитов.