«Интернетка чыкмасак, безнең эшне белмиләр дә» – укытучыга шәхси бренд булдыру авырмы?
05.08.2026 09:00
Казанга Россия төбәкләреннән блогер укытучылар килде. Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең IV форумы «МедиаОстазлар – Россия халыклары бердәмлеге елы: педагогның цифрлы киңлектә мәгърифәтче миссиясе» темасына багышланган.
Блогер-укытучылар – илнең мәгариф өлкәсе яңалыклары турында хәбәр җиткереп баручылар гына түгел, алар гаилә тормышларын, башка шөгыльләрен дә күрсәтеп, шәхси брендларын үстерә, укытучы һөнәренең абруен арттыруга да үзләреннән өлеш кертә.
Форумга илнең 55 төбәгеннән иң актив 100 блогер-укытучы җыелган. Чара Россия халыклары бердәмлеге елында аның кыйммәтләрен һәм уңышлы тәҗрибәләрен цифрлы киңлектә нәтиҗәле тарату, остазларның медиапроектлары аша төбәкләр һәм милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга йөз тота.
«Блогер-укытучы – үзенчәлекле категория»
Блогер-укытучыларны семинарга Казанның «Ресурс» 146нчы лицее кабул итте. Әлеге белем бирү оешмасы директоры Диләрә Кәримова да үз блогын актив алып баруы белән билгеле. Ул, Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең Татарстан бүлеге рәистәше буларак, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә илкүләм форумны Казанда үткәрергә тәкъдим иткән.
Аның сүзләренчә, Татарстан блогер-укытучыларының Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашуы, заманча медиа мохиттә нәтиҗәле эшләү алымнарын үзләштерүе әһәмияткә ия.
«Берничә ел элек Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршында блогер-укытучылар берләшмәсе төзелде. Алар социаль челтәрләрдә уңай эчтәлекле контент тарата, Россия мәгарифе турында сөйли, үзләренең педагогик тәҗрибәсе белән уртаклаша. Болар – безнең педагогик мохиттә күптән таныш булган остазлар, әмма алар мәгърифәтчелек эшен социаль челтәрләр аша актив алып бара. Билгеле, блогер-укытучы – үзенчәлекле категория. Алар яхшы педагогик тәҗрибәгә генә түгел, блог алып бару өлкәсендә дә осталыкка ия булырга тиеш», – дип билгеләп узды Диләрә Кәримова журналистларга.
Ул билгеләп узганча, социаль челтәрләрдә сыйфатлы контент тудыруга кемдер үз тырышлыгы белән ирешә, ә кемдер махсус уку программалары үтә. Әйтик, «Машук» белем бирү үзәгендә күп кенә укыту сессияләре үткәрелеп тора, «Сенеж» үзәгендә дә шундый ук программалар оештырыла икән. Моңарчы форумнар шул үзәкләрдә уздырылса, быел беренче тапкыр Татарстанда үтә.
Диләрә Кәримова моның безгә ни өчен кирәк булуын да аңлатты. «Беренче чиратта, Татарстандагы блогер-укытучылар – хәзер безнең республикада аларның саны якынча 300 кеше – Россиянең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алсын өчен. Минемчә, Татарстанның форумда катнашучы иң актив ун остаз-мәгърифәтчесе дә күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алачак», – дип белдерде лицей директоры.
«Укытучының эше хәзер мәктәп, сыйныф эчендә генә калмый, киң даирәгә чыга»
Совет районының 108 нче мәктәп директоры, «Ел укытучысы-2024» исеменә лаек булган Радик Хәбиров бүгенге көндә укытучылар мәгърифәтчеләр вазифасын үтәве белән мөһим һөнәр ияләре булуына ишарәләде. «Блогер укытучылар укучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга дөреслеккә туры килгән әһәмиятле мәгълүматны җиткерә. Яңалыклар, закон проектлары чыкса, укытучыларга карата ниндидер карарлар кабул ителсә, шуларны тиз арада нечкәлекләрен ачыклап җиткерәләр. Ягъни, укытучының эше хәзер мәктәп, сыйныф эчендә генә калмый, менә шулай киң даирәгә чыга», – диде Радик Хәбиров.
Аның сүзләренчә, Татарстан бүген блогерлары белән мактана ала. Республикада блогер тәрбиячеләр дә, укытучылар, директорлар да шактый. «Алар барысы да шушы остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенә теркәлде», – диде Радик Хәбиров.
«Укытучы яңалыклар белән генә чикләнми, үз тормышы, хоббилары турында сөйләүче укытучылар бар. Аларның массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә булуы – укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыра. Укытучы шундый актив, заманча кеше икән дип, бәлки, укытучы булырга теләүчеләр артыр. Әйтик, укытучы берәр спорт төре белән шөгыльләнүен күрсәтә икән, киләчәктә берәр спортчы тууга «орлык» салуы да ихтимал. Кыскасы, бер яктан, блогерлык заманча укытучы позициясен ныгыта, икенче яктан, укучыларны файдалы, уңай мәгълүмат белән тәрбияли ала», – ди Радик Хәбиров.
«Матур эчтәлекле контент ясау өчен укырга кирәк»
Казанның 107 нче гимназиясе директоры урынбасары Лилия Хәзбиева:
Бүгенге көндә нинди генә зур уку-укыту һәм тәрбия эше алып бармыйк, әгәр Интернет челтәренә чыкмасак, безне белмиләр һәм күрмиләр дә. Бөтен дөнья телефонда бит инде хәзер. Үзебезнең эшебезне күрсәтер, традицион кыймәтләребезне дөньяга таратыр өчен интернет челтәре безнең өчен бик мөһим. Бу форум да зур әһәмиияткә ия, без үзара аралашабыз, кызыклы яңа алымнар өйрәнәбез.
Хәзерге көндә бөтен кеше интернетта эшләүне җиңел дип уйлый. Нәрсәдер төшердең, җибәрдең дә, шул китте, таралды дип уйлыйлар. Ә матур эчтәлекле контент ясау өчен укырга кирәк. Җөмләңне дөрес төзү, утны көйләү, монтаж ясау – болар җиңел эш түгел. Боларга өйрәнү безгә кызык.
Лилия Хәзбиева әйтүенчә, республикада блогер укытучылар хәрәкәтен быел тагын да киңәйтеп җибәргәннәр. Татарстан берлегендә хәзер шундый 300ләп педагог исәпләнә.
«Ел башында әле блогер укытучылар аз иде, берләшмә эшли башлагач, ярты ел эчендә кешеләр курка-курка булса да кушыла башлады. Укытучыга үзен дөньяга күрсәтү читен, кыен сораулар, кыен хәлләр дә килеп чыга. Кайбер ата-аналар бу эшебезне аңлап та бетерми. Ләкин укытучының шәхси бренды мөһим. Баланы 1 нче сыйныфка алып барганда, ата-аналар нинди укытучы икән, кайсы укытучыга бирим икән дип карый. Шәхси бренд безнең файдабызга эшли», – диде Лилия Хәзбиева.
Ул үзе тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. «Беренче чиратта, үз фәнем, кызыклы методикалар турында сөйләргә, ата-аналарга мәктәп эчендәге эшне күрсәтергә яратам. Еш кына ата-аналар нигә мондый чара уздрылганын, нигә мондый карар кабул ителгәнен белеп бетерми», – ди ул.
Сиринә Хәмидуллина – Бөгелмә районы Зелёная Роща мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Мин остаз-педагог. Хәзерге заманда укытучылар сөйли, ата-аналар, укучылар белән эшли белергә, киң җәмәгатьчелеккә дә чыгарга тиешләр дип уйлыйм. Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, татар халык иҗаты, фольклор, укытучылар, укучылар оештырган театр, мәдәни мирас, традицияләр турында теләп сөйлим. Хәзерге заманада без укучыларны гына түгел, ата-аналарны да тәрбияләргә тиеш. Ата-аналарны тәрбияләү традицияләр аша бара. Бу бик тә дөрес. Ата-атаналарны тәрбияли алабыз икән, укучыларыбыз да тәрбияле булачак. Безгә халык белән нык эшләргә, бер-беребезгә ачык, дустанә, ярдәмчел мөнәсәбәттә булырга кирәк.
«Блогта ихласлык, дөреслекне сөйләү ярылып ятарга тиеш»
146 нчы лицей директоры Диләрә Кәримова үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Минем «ВКонтакте» да үз блогым бар. Постларымда идарә буенча педагогик карарлар, алымнар белән уртаклашам. Шул ук вакытта гаиләм турында да сөйлим. Без бит тере кеше, халыкка үзеңне формада, күтәренке кәефтә тоту, үзең өстендә эшләү серләре дә кызык. Иртән спорт заллардан репортажлар да куям. Күп кенә иҗади идеяләр спорт белән шөгыльләнгәндә килә.
Җәмгыятьтә педагогларга, директорларга карашны үзгәртергә кирәк. Директор ул мәктәп җитәкчесе генә түгел, ул гади, мәрхәмәтле күңелле кеше дә, аңа сөйләргә, аның белән уртаклашырга була.
Блогта ихласлык, дөреслекне сөйләү ярылып ятарга тиеш. Яртылаш кына ачык булып булмый. Директор ата-аналар, укучылар белән бер дулкында булырга тиеш. Минем үземнең бер алымым бар: классны, ата-аналарны директор белән иртәнге ашка чакырам. Миңа моның өчен рәхмәт сүзләре килеп ирешә башлады. Бу очрашуның нечкәлекләрен сораштыралар. Хәзер директор тарафыннан мондый кабул итү Россиядә таралды. Бала мәктәпкә кергәндә, гаилә белән дустанә очрашу үткәрәбез. Бергәләп чәй эчүләр үзе бер дулкынландыргыч мизгелләр. Баланың директор белән төшкән фотосурәте өстәлендә торса, бу яхшы укуга этәргеч тә бирә дип саныйм. Мин болар хакында блогларда язам. Бик күп җитәкчеләрнең күңеленә мондый идеяләр хуш килә. Мин башка мәктәпләрне дә шундый идеягә рухландыра алуыма шатмын, – диде ул.
Бүген форумда интенсив белем бирү программасы кысаларында катнашучылар өчен лекцияләр һәм остаханәләр оештырылган. Шулай ук соңгы ярты елда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең эш нәтиҗәләре тикшерелгән.