Авариядә берьюлы 6 кешенең гомере өзелде
24.07.2026 06:12
Опубликовано в
В Стране
Фаҗига Татарстан районында булды.
24 июль төнендә Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. ГАИның якынча мәгълүматлары буенча, салонында 7 кеше булган «Шевроле Ланос» машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча, идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә автомобиль агачка барып бәрелә һәм яна.
Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше: шофёр һәм 5 пассажир һәлак була. Алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Бер баланы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр. Машина янып бетә.
Татарстанның Тикшерү комитеты юл кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә кешеләр үлеменә китергән һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү эшләре башланды.