ТОП новости

Теги

подозрительные транзакции финансовый маркетплейс Сравни Евгения Веселова Патриарший экзархат Митрополит Сергий Юго-Восточная Азия Российский университет транспорта бронетранспортер Буцефал уничтожили CMA Великобритании регулятор органические кислоты желудочно-кишечный тракт фруктоза Меняйло мусорный бак Ормуз евроинтеграция Украины КСВО Тосихару Ниномия Университет Кюсю текстиль ткани Елена Фроленко Российская кинологическая федерация Владимир Голубев тепловой удар Сабантуй в Казани поминки Ле Минь Хынг Оперативный штаб парламентская оппозиция Гагик Царукян Генпрокуратура Армении Вера Гуревич первый учитель Адыгея Росимущество Ежемесячный баланс Премиум и Private МТС-Банк Цифровые финансовые активы инвестиционный фонд печень Оливер Джеймс Вулфорд Верховный суд ДНР Семен Скрепецкий Россияне за рубежом АСЕАН_2026

Барысы да махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен!

20.04.2026 11:21
Опубликовано в В Стране

Барысы да махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен!

«Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары Курск һәм Белгород өлкәләрендәге сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнә. Райондашларыбыз бу изге эшкә бик актив катнаша.

Өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз иртән дә, кичен дә Балалар иҗат үзәгенә килеп, маскировка челтәрләре үрәләр.

Аларның игелекле башлангычына башкалар да теләп кушыла. Шушы көннәрдә генә «Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар килеп, махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен челтәрләр үрүдә үз өлешләрен кертте. Районның социаль яклау бүлегендә эшләүче хатын-кызлар да читтә калмыйча, ярдәм итәргә ашыкты. Авыл җирлекләрендә дә халкыбыз тынып тормый: берләшеп каплаугычлар әзерлиләр.

Райондашларыбыз төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Актаныш авылында яшәүче Назил Ганиев мәсәлән солдатларыбызга файдалы һәм татлы күчтәнәч әзерләгән. Һәркайсы ярты килограммлы банкаларга тутырылган Актаныш балы гуманитар ярдәм белән бергә якташларыбызга илтеп тапшырылачак.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз истәлегенә һәйкәл төзү өчен дә райондашларыбыз акчалата ярдәм күрсәтә. Бу — халкыбызның бердәмлеген, мәрхәмәтлелеген һәм киң күңеллелеген тагын бер кат раслаучы күренеш.

var SVG_ICONS = ' ';