Татарстан өч сәгать пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимында булды
16.02.2026 06:27
Опубликовано в
В Стране
Бүген Татарстанда төнге 02:10 сәгатьтән 05:10 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», — диелә ведомство белдерүендә.
Республика аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелмәде.