ТОП новости

Теги

Смәелнең легендар шәхесенә 90 яшь тулды

27.01.2026 20:02
Опубликовано в В Стране

Смәелнең легендар шәхесенә 90 яшь тулды

82 яшендә Хаҗга барган райондашыбыз бүгенге көндә Смәел авылында һәркемгә үрнәк булып тормыш иптәше белән гомер кичерә

Смәел авылында яшәүче Мансур Газыймовка бүген 90 яшь тулды. Юбилярны котларга “Смәел” хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, җирлек башлыгы Рифнур Йосыпов, ветераннар советы рәисе Солтан Ибраһимов килде.

Мансур абый легендар шәхес, тимерче дә, эретеп ябыштыручы да, балта остасы да. Ул кечкенәдән колхоз эшендә булып, үгезләр җигеп, ерактагы Мари урманнарына йөргән кеше. Кыш көне дә үгезләр җигеп урман кисәргә барганнар. Заманында Казанга барып ике-өч ай дәвамында өенә кайтмыйча югары җитәкчеләргә өйләр салган.

Колхозда эшләгән елларында 600 баш сарыкны куып, Казанган алып барганнарын юбиляр бүген гыйбрәтле тарих итеп сөйли.

- Колхоз мәҗбүриләтеп җибәрде, бармасаң, өендәге ашлыкны, печәнне алып чыгып китәләр. Юлда барганда Мәтәскә янында бер сарык югалды. Шул сарыкны эзләп Карадуганга кадәр кире кайттым. Берәүнең атка салып сарык алып кайтканын әйттеләр. Шушы сарыкны юлда йөрүче бер машина кабинасына салып, кире Мәтәскәгә бардым. 600 баш сарыкны куып, берсен дә югалтмый Казанга кадәр алып барып җиткердек. Бу сәфәр 1 айга сузылды, – ди Мансур абый.

Мансур Газыймовның хезмәт юлы бик үзенчәлекле. Ул утыз елдан артык колхозда тимерче, эретеп ябыштыручы булып эшли. Заманында ул авылда бердәнбер эретеп ябыштыручы-сварщик була. 50дән артык өйгә торба белән җылылык керткән Мансур абыйга авылдашлары бүген бик рәхмәтле булып яши.

82 яшендә Хаҗга барган райондашыбыз бүгенге көндә Смәел авылында һәркемгә үрнәк булып тормыш иптәше белән гомер кичерә.

var SVG_ICONS = ' ';