Тыл хезмәтчәне Әминә әби: «Ул елларны онытып булмады»
18.06.2026 12:51Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә әби Насыйхова күптән түгел 95 яшен каршы алды.
– Балачагымны оныта алмыйм, – ди ул. – Үзәккә үткәч, күңелдән бер дә китми икән шул. Әти сугышка китте дә югалды. Без ятим калдык. Ашарга юк. Кычыткан коткарды. Бервакыт кырда ул да калмады. Мондый авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын.
Әминә әби торф казу, йөк ташу эшендә катнаша. Озак еллар колхозда хезмәт итә.
– Күп эшләдем, ялындырмадым, авыр хезмәттән дә курыкмадым. Ат та җиктем, кырда да көне-төне эшләдем, – ди ул.
Әминә әби өч малайга гомер биргән кеше. Йөрәгендә бала хәсрәте дә бар. Улы Рамил махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.