Көнкүреш техникасын кая тапшырыйк? «ВТ» укучысы соравына җавап
29.04.2026 18:14Яз көне өйне җыештырганда кием-салым гына түгел, кыска дулкынлы мич, үтүк ише техника, урын-җир, җәймә, челтәр, паласлар да арта.
Кайвакыт ремонттан соң яңа җиһаз алып, искесе кирәкмәс була. Киемнәрне кая тапшырасын беләбез инде, ә менә көнкүреш техникасын кая илтеп биреп була икән?
Чулпан Шәфигуллина. Казан
Бу сорауга җавап алыр өчен хәйрия оешмаларына шалтыратып белештек. «Благо Дарим» хәйрия оешмасы «Лемана ПРО», «Мегастрой», Ямашев проспекты, 71 нче йорт адресы буенча урнашкан «ЭССЕН» сәүдә үзәкләрендә санап киткән барлык төр әйберләрне дә кабул итә. «Зәкят» фонды хезмәткәрләре җиһаз, техниканың нинди хәлдә, нинди зурлыкта булуына карап алалар. Бу саклау урыны чикле булуга бәйле, дип аңлаттылар. Алып килер алдыннан +7 (843) 590-27-50 телефоны буенча шалтыратып киңәшләшү кирәк. Һәр очрак аерым карала. Борһан Шәһиди урамы, 26 нчы йорт, 1 нче корылма адресы буенча урнашкан «Кеше приюты»нда көнкүреш техникасын кабул итәләр. Алып киләсе әйберләр чиста, яхшы хәлдә булса, рәхәтләнеп кабул итәчәкләр.