ТОП новости

Теги

Яшел Үзән районыннан Лисичанскига 10 тонна гуманитар ярдәм китерделәр

27.04.2026 15:31
Опубликовано в В мире

Татарстанның Яшел Үзән районы вәкилләре муниципалитет җитәкчесе Михаил Афанасьев җитәкчелегендә республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды.

Йөк җирле торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән. Аның составында төзелеш материаллары, генераторлар, коммуналь хезмәтләр өчен кораллар, көнкүреш техникасы, шешәләргә тутырылган су (барлыгы 10 тонна тирәсе) һ.б. бар.

«Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләре инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очраштык, алга таба хезмәттәшлек итү һәм территорияләргә булышу мәсьәләләре турында фикер алыштык», — дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы.

Бу аның Татарстан шефлыкка алган шәһәргә беренче генә сәфәре түгел.

«Бирегә килгән саен без Лисичанскиның яхшы якка үзгәрүен күрәбез, уртак тырышлык белән республика шефлыкка алган шәһәрләргә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәрбез дип ышанам», – дип искәртте Михаил Афанасьев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';