Ике тәрбияче Чаллы данын яклый
17.03.2026 09:02
Опубликовано в
В мире
Башкалада «Ел тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең финалы уза.
18 мартка кадәр Казанда «Ел тәрбиячесе – 2026» республика бәйгесенең финалы уза. Анда Чаллы данын ике тәрбияче: 11нче бакча хезмәткәре Ландыш Гиззятова (ул татар теле дәресләре укыта) белән 129нчы бакча хезмәткәре Альбина Вәлиева яклый.
Конкурсантлар үзләренең һөнәри осталыклары буенча ярышачаклар. Алар балалар белән дәресләр үткәрәләр һәм ата-аналарга белем бирү буенча чара оештырачаклар.