ТОП новости

Теги

скала Буратинка Алексей Кулеш Партизанский район семечки синдром раздраженного кишечника гастрит Александр Умнов аппендицит РынкиДеньгиВласть|РДВ манипулирование фондовым рынком telegram-каналы Кирилл Пронин мобильные огневые группы мобилизационный резерв Игорь Артамонов Романцево Московский городской центр АО Мосгаз Красная Пахра Троицкий округ семье алкоголиков генитального возбуждения психиатром Кевин Уорш Федеральная резервная система опухоли Авачинский парк ГАИ-ВАИ Вилючинск Ирина Яровая Владимир Солодов 20 июля Сургутский район Лянтор Чехов Тами Диксон Mokulele airlines Гавайские острова Внуково и Домодедово НЕООНКОВАК НМИЦ радиологии мРНК-вакцина Александр Голубев Гидрометцентр России древние люди Игра на понижение истребитель Gripen экологическая организация Ханты-Мансийский автономный округ-Югра Инки

«Берничә операция кичерде...» - тавыш операторы Илнар Фазулов 39 яшендә вафат

28.07.2026 09:06
Опубликовано в Персонально

«Берничә операция кичерде...» — тавыш операторы Илнар Фазулов 39 яшендә вафат

Бик күп җырчылар белән эшләгән танылган тавыш операторы Илнар Фазулов вафат. Илнар Чаллыда туып-үскән егет, гомере буе Чаллыда яшәгән. Ул озак еллар яман шеш авыруы белән көрәшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар һәм башка Чаллы артистлары хәбәр итә.

Илнарга нибары 39 яшь булган. Җырчы Айгөл Шәйхетдинова сүзләренчә, Илнар инде бер тапкыр бу чирне җиңгән. Ләкин күпмедер вакыттан соң мәкерле авыру янә баш калкыткан.

Моннан 5-6 ел элек Илнар Фазуловта яман чир тапканнар иде. Берничә операция кичерде. Табиблар тырышлыгы белән бераз тернәкләнеп, кабат яраткан эшенә әйләнеп кайткан иде. Ләкин 1-2 ел элек авыруы яңадан кузгалды, — ди ул дусты турында.

Айгөл Шәйхетдинова Илнар белән узган ел Яңа ел алдыннан бергә эшләүләрен искә алды. «Химиятерапия узып йөрсә дә, ул вакытта Илнар әле үз аягында, күзләрендә яшәү дәрте балкый иде», — ди ул.

Айгөлнең Илнар белән соңгы очрашуы июнь аенда, улының чыгарылыш кичәсендә булган. Айгөл танышының никадәр үзгәргәнен күреп шок хәлендә калган.

Безнең чыгарылыш кичәсе кафеның беренче катында булды. Икенче катында исә Илнарның бер туганының бәйрәме иде. Илнарны күреп шаккаттым. Ул бөтенләй икенче кешегә әверелгән – күзләре генә утырып калган, бик нык ябыккан иде. Шунда хәле әйбәт түгел икәнлеген аңладым.

Шундый кешенең китеп баруы бик кызганыч. Ул безнең концертларда тавыш операторы булып эшләде, гастрольләр белән дә бик күп йөрдек. Сабантуйларда, шәһәр күләмендә уздырылган төрле бәйрәмнәрдә бергә кайнадык. Гаиләләребез белән еш аралаша идек. Туган көннәр, юбилейларга чакырышмыйча калганыбыз булмады» — ди җырчы.

Айгөл сүзләренчә, Илнарның беренче никахыннан өч малае калган. Ул аларга һәрдаим ярдәм итеп торган, янәшәләрендә булган. Моннан берничә ел элек Илнар яңадан гаилә корып җибәргән.

«Хәзерге тормыш иптәше Эльмира аңа бик зур терәк булды. Ул Илнарны бик карады, хастаханәләрдә ятканда да зур таянычы булды», — дип искә алды Айгөл.

Илнар Фазулов Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Гөлдания Хәйруллина һәм башка артистлар белән дә хезмәттәшлек иткән.

Мәрхүм белән хушлашуның кайда һәм кайчан узачагын яңадан хәбәр итәрбез. Илнар Фазуловның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

var SVG_ICONS = ' ';