ТОП новости

Теги

Үкчә авыртса нишләргә? – Укучыбыз киңәше

15.06.2026 17:30
Опубликовано в Персонально

Үкчәм авыртып күптән интегә идём. Нинди генә ысуллар кулланып карамадым! Үзем файдасын күргәннәрен сезгә дә язып үтәм әле.

Суган белән сарымсак. Бер баш суган белән 3–5 тырнак сарымсакны изеп, үкчәгә сылап, ике сәгатькә төреп куярга.

Серкә белән тавык йомыркасы. Бер йомырканы сытып, ярты стакан 9 процентлы серкәгә салырга һәм 100 г атланмай кушып, әкрен утта куе мазь кебек булганчы эретергә кирәк. Шуны төнгелеккә сөртеп төреп куясы.

Тоз, бал һәм йод. 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы бал, 2 тамчы йод салып болгатырга һәм үкчәгә сөртеп ярты сәгать тотарга.

Рәсүлә Исламова, Арча

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';