Медицина хезмәткәренең вазифасын кием төсеннән белеп булачак
11.03.2026 20:03
Опубликовано в
Персонально
Шулай ук әлеге киңәшләр нигезендә, поликлиника һәм башка медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен аяк киеме табаны якынча 2-3 см булырга тиеш
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләренә вазифаларына карап, биш төстәге форма тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Интертат яза.
Түбәндәге төсләр схемасы тәкъдим ителә:
- Шәмәхә – җитәкче персонал
- Куе яшел – табиблар
- Ачык яшел төс – урта медицина персоналы
- Лаванда төсе – кече медицина персонал
- Зәңгәрсу – административ хезмәткәрләр
- Соры – медицина булмаган һәм хуҗалык хезмәтләре, шулай ук IT-белгечләр.
Шулай ук әлеге киңәшләр нигезендә, поликлиника һәм башка медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен аяк киеме табаны якынча 2-3 см булырга тиеш. Бу аякларга йөкләнешне киметү өчен кирәк. Аяк киеме табаны сырлы-сырлы, резиналы һәм сыгылмалы булырга, киеп йөргәндә ниндидер уңайсызлыклар тудырмаска һәм таймаска тиеш.