ТОП новости

Теги

Батырлык ордены кавалеры Җиңү бәйрәменә кайтып җитте

10.05.2026 21:12
Опубликовано в Новости

Район үзәгендә үткәрелгән Бөек Җиңү бәйрәме күңелле сюрпризларга бай булды.

Тантанада махсус хәрби операция ветераны – Батырлык ордены кавалеры Вячеслав Сергеев та катнашты.

Ул махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә мобилизация буенча алына. 2024 елның гыйнвар ахырында каты яралана, ике ел ярым госпитальдә дәвалана.

– Үзем махсус хәрби операциядә булгач, тынычлыкның кадерен яхшы беләм. Шуңа күрә Бөек Җиңү бәйрәме минем өчен – бик кадерле. Туган ягымда үткәрелгән тантанага кайтып җитүемә сөенәм. Дәвалану урыныннан өч самолётка күчеп утыра-утыра кайттым, 9 Май көнне иртәнге өчтә өйдә идём инде. Якыннарым белән очрашу, Сарманыма кайту минем өчен 9 Майга бик яхшы бүләк булды, – диде Вячеслав.

Ул бәйрәм көнне якыннары белән үткәрде, дуслары, танышлары белән очрашты.

Аның хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

var SVG_ICONS = ' ';