Татарстанда кешеләргә һөҗүм иткән йортсыз хайваннарны нишләтергә икәнен хәл иттеләр
23.04.2026 11:53
Татарстанда йортсыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә экстраординар ситуация режимын кертү тәртибе расланды. Республика Кабинеты министрларының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Экстраординар ситуация режимын кертү хокукы ТР Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә бирелә, шул ук структура документның үтәлешен күзәтәчәк.
Ситуацияне экстраординар дип классификацияләү өчен ике критерий әйтелгән:
-
Йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авырулары урыннарын бетерү һәм таралуны булдырмау өчен карантин урнаштыру;
-
«Хуҗасыз хайванның кеше сәламәтлегенә үлем, авыр яки уртача авырлыктагы зыян китерүе».
Критерийларның берсе булганда, муниципаль хакимиятләр Баш ветеринария идарәсенә тиешле ходатайство җибәрергә тиеш, ә идарә, үз чиратында, дүрт эш көне эчендә карар кабул итәргә бурычлы. Экстраординар ситуация режимы карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә.
Экстраординар ситуация режимын кертүдән баш тарту турында карар чыгару өчен нигезләр итеп критерийның булуын раслаучы документларны тәкъдим итмәү һәм критерийның булу фактын расламау билгеләнгән.
Мондый тәртип бары тик карантин урнаштыру очраклары өчен каралган. Әгәр икенче критерий турында сүз барса, ягъни хуҗасыз хайванның кешегә һөҗүм итеп, аның үлеменә яки сәламәтлегенә авыр яки уртача авырлыктагы зыян китерүенә китерсә, Баш ветеринария идарәсе бу күренеш турында белгән мәлдән алып икенче эш көненнән соңга калмыйча экстраординар ситуация режимын керергә тиеш.
Экстраординар ситуация режимы кертелгән территориядә аны хәл итү өчен йортсыз хайваннарны, шул исәптән «бетергесез яки юып булмый торган тамгалары булган» стерилизацияләнгән хайваннарны да тоту башкарыла. Аннары аларны вакытлы тоту пунктларына тапшыралар.
Әгәр 20 көн эчендә йортсыз хайванның элекке хуҗасы табылмаса яки аңа яңа хуҗа чыкмаса, аны үлтерергә тиешләр.
Моңа бәйле рәвештә, вакытлы тоту пунктлары хуҗаларына хайваннар килгәннән соң өч көн эчендә алар турында интернетта мәгълүмат урнаштыру бурычы йөкләнгән.
Экстраординар ситуация режимы өч айдан артык кертелә алмый. Аны вакытыннан алда бетерү мөмкинлеге дә каралган — муниципаль хакимиятләрнең ходатайствосы буенча.
Чыганак һәм фото: татар-информ