ТОП новости

Теги

Узган ел коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга 158 миллион сум акча бирелгән

13.03.2026 09:00
Опубликовано в Человек и Закон

Татарстанда уза торган бәйгеләрдә чит төбәкләрдән дә катнашалар икән. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларгә ярдәм күрсәтүче республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина сөйләде.

– Бары тик безнең грантларда гына Россия төбәкләрендә яшәүчеләр катнаша ала. Алар туган телне һәм татар халкының традицияләрен саклау юнәлешендә үз проектларын тәкъдим итәләр. Читтә яшәүче милләттәшләребез бу эшкә бик җаваплы карый, – ди ул.

Узган ел коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга үз проектларын тормышка ашырыр өчен 158 миллион сум акча бирелгән. 2025 елда бәйгедә катнашучылардан 413 гариза кабул ителгән. 155 коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешманың проекты хупланган.

Грант отарга теләүчеләрне укыталар да икән. Казан дәүләт университетның инновацион үсеш идарәсе җитәкчесе Антон Дыганов әйтүенчә, проектны дөрес итеп төзергә һәм тәкъдим итәргә кирәк. Күп кенә коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешма җитәкчеләре һәрдаим белемен арттырып тора, ди ул.

Ә менә «СВОдагыларга ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьева 2024 елда грант отканнарын сөйләде.

– Без үз проектыбызны тәкъдим итеп 937 мең акча алдык. Махсус хәрби операциядәге егетләргә җылыны саклый торган юрганнар кирәк иде. Бу акчаларга 720 данә юрган тегеп җибәрә алдык. Узган ел исә 989 мең сумлык грант оттык. Ул акчага да одеяллар тегәчәкбез, – ди ул.

«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиева хәйрия эшләрен башкарыр өчен күңелдә изгелек һәм осталык булырга тиеш, ди.

–Татарстанда 2021 елдан балалар өчен өйрәтү инклюзив остаханәләре булдырдык. Шул рәвешле аларны акча эшләргә дә өйрәтәбез. Күп кенә балалар кул эшләре белән мавыга башлады. Вакытларын файдалы үткәрәләр. Шул ук вакытта эшмәкәрлек осталыгын да үстерәләр. Махсус лабораторияләрдә балалар чәйләр дә ясый, сыр да җитештерә. Минзәлә районы укучылары исә Россиядә рекорд куйды. Алар ясаган сыр 46 килограмм 480 грамм иде, – ди ул.

Очрашуда катнашучылар әйтүенчә, коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар кешеләрнең тормышын яхшыртуга зур өлеш кертә. Бу уңайдан әле күптән түгел генә җиңүчеләре билгеле булган хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге бәйгене искә алдылар.

– Бу бәйгедә күп кенә оешмалар җиңү яулады. Алар үзләренең эшчәнлекләре тормышка ашырыр өчен зур күләмдә акча алды. Шул бәйгедә 13 дипломант бар иде. Катнашучыларның күп булуы – мондый чараларның кирәклеген күрсәтә, – ди Әлфия Вәлиева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';