ТОП новости

Теги

Актанышның батыр, кыю уллары һәм кызлары Ватанны саклаучылар көнендә хөрмәтләнде

23.02.2026 20:42
Опубликовано в Человек и Закон

Актанышның батыр, кыю уллары һәм кызлары Ватанны саклаучылар көнендә хөрмәтләнде

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне- батырлык, намус, кыюлык бәйрәме ул. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү- туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Бүген шундый батыр ир-егетләребез Актаныш районы башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр. Алар арасында Әфган, Чечня сугышларында, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз, хәрби бурычларын Германия җирләрендә үтәп кайткан яугирләребез, Чик сачылары төркеме вәкилләре, Десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Хәрби диңгез флотында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез бар иде. Җиңү паркы каршындагы мәйданда узган Ватанны саклаучылар көненең иң истәлекле мизгелләре булды ул.

Шулай ук 4 батырыбыз «Ветеранлык хәрәкәтен үстерүдә, ветеранлык эшен оештырудагы хезмәте өчен» медаленә лаек булдылар.

Ә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм алып баручы Алмазия Хаҗиева «Россия Патриоты» медале ияләре булды.

Батырларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Махсус хәрби операциядә катнашкан өч райондашыбыз Ватанны саклаучылар көнендә дәүләт бүләкләренә лаек булды

var SVG_ICONS = ' ';